Әлмәт муниципаль районында Халыкара гаилә көне

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итә. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын арттырырга ярдәм итә. Гаиләдә кеше шәхес буларак һәм гражданин буларак формалашу процессы бара.

15 май - Халыкара гаилә көне - безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде.

Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт муниципаль районының иң мөһим бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә безнең районда 2339 күп балалы гаилә яши. Аларның саны елдан-ел арта бара.

Агымдагы ел башыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 271 пар никахларын, 867 гаилә бала тууын теркәде. Икеләтә бәхет 6 гаилә йортына килеп керде. Алар игезәк балаларның тууын билгеләп үттеләр.

Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре барыгызны да Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәләр. Гаиләләребез бердәм, тату булсын. Балалар көлүе бөтен җирдә таралсын, ә туганнар терәк булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International