Күпләр майның тискәре билгеләрен нәкъ менә Ай исеме белән бәйлиләр: май – интегү. Ләкин ай исеме турында сөйләсән, ул үз исемен борынгы рим алиһәсе Майя хөрмәтенә алды. Ул диңгез, җир һәм таулар ярдәмчесе булып торган. Май аенда табигать яңадан торгызыла, май – ул яңа тормыш башы. Һәм май аенда яңа гаилә тууның иң идеаль вакыты. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Илдар һәм Гөлия Җиһаншиннар гаиләсе Халыкара гаилә көнендә үзләренең никахларын теркәде.
2019 нчы елның 18 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» кысасында яшьләр белән очрашу үтте.
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
17 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә 50 ел бергә гомер итүче Галиевлар, Исмагиловлар, Шафиковлар, Репиннар, Поляковлар гаиләләрен хөрмәтләү кичәсе үткәрелде.
2019 нчыелның 18 нче май көнендәТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендәгадәттәгечәкиләчәкяшьпарларга инструктаж үткәрелде.
Игезәкләр парады "Икеләтә бәхет" шәһәрдә инде күркәм традициягә әверелде һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Быел игезәкләр парадын исем кушу тантанасы ачты. ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г. Зарипова барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм 4 гаиләгә, аларда әле күптән түгел генә игезәкләр туды, беренче документларын - туу турында таныклыгын һәм исемле дипломнар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Май ае башында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Оныклар бәйгесе” нә старт бирде. Конкурс 2019 нчы елда 50,55,60,65 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парларның оныклары арасында үтте.
Бүген 2019 елның 17 маенда Нигъмәтуллиннар Рамил һәм Миләүшә, Голодницких Денис һәм Маргарита гаиләләрендә өченче бала тууны дәүләт теркәве узды. Гаиләләр үзләренең сабыйлары Искәндәр һәм Миронның беренче документларын һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын алдылар.
Укучылар иң элек ЗАГС бүлегенә экскурция ясадылар, бүлек хезмәткәрләренең эшләре белән таныштылар.
Экскурцияне ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина оештырды. Яшүсмерләр үзләренә бик тә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
2019 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Сертификатка Арча районының 4 гаиләсе ия булды.