Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Республика көне уңаеннан яшь яшел үзәнлеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Унике егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданинының төп документы-паспорт алдылар.
30 августта әлеге чарага Татарстан Республикасы көнендә гаилә тормышы юбилеен бәйрәм иткән гаиләләр чакырылган иде. Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Яфизовлар Ремиз Әнвәр улы һәм Алсу Харис кызы бергә гомер итүләренең 35 еллык юбилеен билгеләп үттеләр, Татар Төкесе авылында яшәүче Шараповлар Әсхәт Миңнегалим улы һәм Рәмзия Халик кызы 35 ел бергә гомер итүләрен, Несиннар Николай Петр улы һәм Мария Михаил кызы 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
30 август-Татарстан Республикасы көне уңаеннан Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике пар: Айнур һәм Гөлия Нуртдиновлар, Денис һәм Надежда Капаровлар үзләренең никахларын теркәделәр.
2019 елның биш ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 65 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 39 малай, 26 кыз. 65 баланың егерме бере гаиләдә беренче булып, 17 бала икенче булып, тагын 22 - оченче, биш-дуртенче бала булып туган.
30 август Республика көнен, Кайбычның Сабантуй мәйданында зурлап бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район халкын Республика көне белән котлап, икенче бала туган гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Кайбыч районының алты гаиләсенә сертификатлар һәм кавышкан яшь парлардан традицион уенчыклар тапшырылды.
Үзәк ял паркы иртәнге сәгатьләрдән үк җыр-моңга, чәчәкләргә күмелде. Янәшәдәге урамнарда ярминкә узды. Биредә авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Үзәк паркта исә сәүдә рәтләре урын алды.
2019 елның 29 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар- Актаныш районыннан Шайхразыев Айнур Айрат улы хәм Бакирова Альбина Абугали кызы булдылар.
2019 елның 29 августында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, «Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, никахлашу Сараенда тантаналы шартларда җиде гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Гаиләләрдә барысы да үз капиталы белән икенче бала дөньяга килгән.
2019 елның 29 августында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, «ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре бүлегенең 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Чистай Никахлашу сарае аерым кунаклар-14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнарына, аларның әти-әниләренә, әби – бабайларына, педагогларга паспортлар тапшыру кысаларында үз ишекләрен ачты.
Милләтара тынычлык, гражданлык татулыгы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм динамик социаль-икътисадый үсеш соңгы унъеллыкта заманча Татарстанның үзенчәлекле визит карточкасына әверелде.