Кайбыч районында тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды

2019 елның 30 августы, җомга

30 август Республика көнен, Кайбычның  Сабантуй мәйданында зурлап бәйрәм иттеләр.  Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район халкын Республика көне белән котлап, икенче бала туган гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Кайбыч районының алты гаиләсенә сертификатлар һәм кавышкан яшь парлардан традицион уенчыклар тапшырылды. 

Бәйрәм, район фестивалендә катнашучылар чыгышы белән үрелеп барды. Ике сәгатьлек концерт белән чыгыш ясап, иҗат төркеме белән Зинирә һәм Ризат Рамазановлар онытылмаслык кичерешләр бүләк иттеләр. Бәйрәм матур салют һәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International