Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2019 нчы елның 100 нче пары тантаналы төстә теркәлде

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  100 нче  парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар-  Актаныш районыннан Шайхразыев Айнур Айрат улы хәм Бакирова Альбина Абугали кызы булдылар.

Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Г.Б.Мухамадиева  Шайхразыевлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International