Милләтара тынычлык, гражданлык татулыгы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм динамик социаль-икътисадый үсеш соңгы унъеллыкта заманча Татарстанның үзенчәлекле визит карточкасына әверелде.
Республикада Гаилә һәм никах институтын ныгыту, җаваплы ата-аналарга ярдәм итү өчен күп эш башкарыла. Торак төзелеше, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә масштаблы социаль программалар гамәлгә ашырыла. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Уртак тырышлык, көндәлек, фидакарь хезмәт белән без мөстәкыйль тормышка аяк басучылар – балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен киләчәк көне, якты киләчәк нигезләрен уңышлы торгызабыз.
30 август алдыннан Татарстанның барлык гаиләләренә тынычлык һәм иминлек, гармония һәм үзара аңлашу телим!
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина