ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 19 сентябрьдә Халыкара смайлик көне билгеләп үтелә! Үз фикереңне төгәл итеп җиткерү өчен кешелек зур эволюцион юл үткән, смайликлар юлы белән электрон аралашу шуның нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә шушы символлар кешегә әңгәмәдәшенә үз сүзләренең төгәл мәгънәсен җиткерергә ярдәм итә.

2019 нчы елныӊ 19 нчы сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 15 пар теркәлде.

«Матур йола» датасында – 2019 елның 19 сентябрь көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәгән. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар.

2019 елның 19 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә язылышу турында дүрт йөзенче акт теркәлде. Юбилей парлары Оксана һәм Андрей Скорняковлар булдылар.

Яшьләр, язылышу турында гаризаны күптән биреп куйганнар иде инде. Фәнүс һәм Сиринә Сөнгатуллиннар нәкъ менә шул көнне паспортларга штамп куелуын теләделәр. Яшь парларның да бер – берсенә туры килүе кызыклы-алар икесе дә бер үк фамилия йөртә. 

Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында  торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим... Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2019 нчы елның 19 сентябрендә унике пар гаилә берлеген теркәделәр.

19.09.2019 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 600нче сабыйның тууын теркәделәр. Ярослав Ренат Әсхәт улы һәм Елена Олег кызының күп балалы гаиләсендә бишенче бала булды. Гаиләдә ике кыз – Милана һәм Ангелина һәм ике ул – Адель һәм Марат бар.

Гаилә булдыру турында карар – һәрбер романның иң яхшы дәвамы. Туй - кияү белән кәләш мәхәббәтен, аларның бер-берсенә хөрмәтен тәрбияли торган бәйрәм. Ул бик мәшәкәтле булуга карамастан, күңелле чара. Кайвакыт бәхәсле мәсьәләләрнең берсе – никахлашу көнен сайлау. Бер вариантта тукталып калу җиңел түгел, чөнки бәхеткә китерәчәк «дөрес» көнне сайлыйсы килә.

Бүген, традиция буенча, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Биектау районында Россия Пенсия фонды начальнигы урынбасары Рөстәм Салихов 4 гаиләгә сертификатлар тапшырды. Баш белгеч Талия Җамалиева кунакларга гаилә бәхете һәм иминлек теләде һәм барысын да уртак фотографиягә чакырды.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аны юбилее белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов котлады, аңа открытка һәм бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International