Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим....
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 2019 нчы елның 19 сентябрендә унике пар гаилә берлеген теркәделәр.
Ә Җиһаншиннар Марсель Зөфәр улы һәм Алинә Тәлгать кызы гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм. Алар икесе дә 1995 елның 19 сентябрендә туган.
Без яшь парларны туй көннәре белән котлыйбыз! Бер-берегезне кайгыртыгыз, хөрмәт итегез, бәхетле булыгыз!