Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аны юбилее белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов котлады, аңа открытка һәм бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Александр Иванович үзенең данлы юбилеен күпсанлы туганнары белән каршы алды, туганнары аны игътибардан читтә калдырмыйлар, көн саен килеп, аның турында кайгырталар. - Тормыш иптәшем Анна Германовна белән без бриллиант туебызны билгеләп үттек, - ди юбиляр, альбомдагы фотоларны күрсәтеп, - ләкин хатыным дүрт ел инде вафат.
Без биш бала тәрбияләп үстердек, бер кызыбыз вафат булды, ике ул һәм ике кызыбыз калды. Хәзер 8 оныгым һәм 6 оныкчыгым бар. Гомер буе механизатор булып эшләдем. Аның хөрмәтле еллары, чыннан да, якыннарының игътибары белән җылытылган. Кызлары һәм уллары, бертуганнары, оныклары, башка туганнары юбилейга җыелып, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр, киңәшләре, эшләре белән булышканнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Якташлары да аның елларына бик шат һәм хатыны белән туган җире өчен бөтен көчен һәм осталыкларын биргәнен искә алалар.