19.09.2019 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 600нче сабыйның тууын теркәделәр. Ярослав Ренат Әсхәт улы һәм Елена Олег кызының күп балалы гаиләсендә бишенче бала булды. Гаиләдә ике кыз – Милана һәм Ангелина һәм ике ул – Адель һәм Марат бар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Ярославка һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документ – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.