Бүген, традиция буенча, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Биектау районында Россия Пенсия фонды начальнигы урынбасары Рөстәм Салихов 4 гаиләгә сертификатлар тапшырды. Баш белгеч Талия Җамалиева кунакларга гаилә бәхете һәм иминлек теләде һәм барысын да уртак фотографиягә чакырды.
Сүз уңаеннан, ел башыннан Биектау районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 241 туу турында акт теркәлгән. Шулардан 81 бала-беренче, 82 бала – икенче, 57 бала-өченче, 2 1 бала-дүртенче һәм аннан да күбрәк гаиләдә.