«Өч тугызлык» көнендә Кайбыч ГХАТ бүлеге бер парның никахын теркәде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшьләр, язылышу турында гаризаны күптән биреп куйганнар иде инде. Фәнүс һәм Сиринә Сөнгатуллиннар нәкъ менә шул көнне паспортларга штамп куелуын теләделәр. Яшь парларның да бер – берсенә туры килүе кызыклы-алар икесе дә бер үк фамилия йөртә. 

ГХАТ бүлеге коллективы аларны никахлашу көне белән котлый һәм озын бәхетле тормыш тели. Астрологлар әйтүе буенча, тугыз саннары никахны  аеруча ныклы итәргә ярдәм итәчәк,. Ул саннар, кешенең гаилә булдыру, тормыш юлында иң мөһим этап булып торуын да аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International