27 октябрь көнне Балтач районы Әтнә авыл клубында «Без спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән спорт эстафетасы үткәрелде. Яшь гаиләләр өчен спорт бәйрәме оешкан төстә утте. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде.
2019 елның 26 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Вахитов авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Гатиннар гаиләсен Гомәр улы Ринат һәм Гәрәй кызы Мәриямны алтын туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-50 ел дәвамында гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча авыр хезмәт нәтиҗәсе дә ул! Гатиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлы үткән. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Бу парлар авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
2019 нче елның 26 октябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер кичерүче Хисамиевлар Кафил Кыям улы һәм Хәмдия Сабир кызы гаиләсе чакырылган иде.
Баласыз дөнья – өмет һәм киләчәксез дөнья. Балалар һәр йортка бәхет һәм шатлык алып киләләр, әти-әниләрнең тормышын җылылык һәм яктылык белән тулыландыралар. 21-25 нче октябрь көннәрендә Әгерҗе бала тудыру йортыннан дүрт күпбалалы гаилә чыгарылды.
Тәтеш районы Кильдеш авылында яшәүче Наталья Зубовалар гаиләсендә өченче ир бала – Илья дөньяга аваз салды. Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
2019 нчы елның 26 нчы октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Сафиуллиннар гаилəсенең бриллиант туе үтте.
Буа ГХАТ бүлеге бергә яшәүче юбилярларны котлауны дәвам итә. 2019 елның 26 октябрендә Җәләлов Камил Сәлим улы һәм Гөлфирә Гаделша кызы 35 ел бергә тату гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәмидуллин Әклим Даут улы белән Зәйтүнә Әхтәм кызының «Алтын» туйлары билгеләп үтелде.
2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче пар – Садыйков Руслан Кадис улы белән Ольга Виктор кызының никахы тантаналы рәвештә теркәлде.
2019 елның 26 октябрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге районда уздырылган өмәдә катнашты. ГХАТ бүлеге коллективы никахлашу сарае янындагы мәйданны тәртипкә китерде.