ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 17 августында Чистай Никахлашу сараенда «сапфир юбилярлар» – Вера Николаевна һәм Евгений Юрьевич Романовлар котлаулар кабул иттеләр.
Әлмәт шәһәрендә туйлар сезоны дәвам итә. Җәй көне туй иң популяр, чөнки ул күпләрнең балачактан ук яраткан ел фасылы.
2020 елның 15 август көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Илгиз һәм Гөлия Хасановларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында никахлашкан 100-нче пар булдылар.
Дмитрий һәм Милана Барабановлар ТАССРның 100 еллыгы елында Буа районында теркәлгән йөзенче гаилә булдылар. Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килде. Ул шулай ук аларга истәлекле бүләк тапшырды.
2020 елның 14 августында Чистай Никахлашу сараенда тууны тантаналы рәвештә теркәү узды. Анастасия һәм Владимир Толоконниковлар гаиләсендә икенче бала-уллары Александр туа.
2020 елда Бал спасы 14 августта җомга көненә туры килде. Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын теркәде.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 13 августында «Сабантуй» паркында игезәк балалары булган күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар. Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру максатыннан үткәрелде.
2020 елның 12 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 222нче никах теркәлде. Матур санлы таныклыкка Камилла һәм Владислав Марченко ия булды.
Яшь парларга мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашып яшәүләрен телибез!
2020 нче елның 12 нче августында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе турыдан-туры эфир үткәрде. Трансляция җирле “Мамадыш-информ” бүлегенең социаль челтәрләрендә үтте.
12 августта Людмила Федоровна һәм Николай Федорович Салниковлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәт тарихы 1960 елда башлана - күмәк биюләрдә танышалар, яшь Людмила һәм Николай бер-берсен якын итәләр. Инде бер айдан соң гашыйклар никахларын Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр. Гаиләдә ике ул - Валерий һәм Сергей туа. Людмила Семеновна «Татнефть» берләшмәсенең исәп-хисап үзәгендә бухгалтер-оператор булып күп еллар эшли, аннары статистика идарәсе башлыгы булып эшли.