2020 елда Бал спасы 14 августта җомга көненә туры килде. Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын теркәде.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре яңа өйләнешүчеләрнең бал бәйрәмен хәтердә калдыруларын һәм аның үзенчәлекле атмосферада үтүен кайгырттылар.
Моның өчен бинаның фойесы символик бал кәрәзләре белән бизәлгән иде, анда кияү һәм кәләшләр үзләренең булачак гаиләсеннең нинди булуын теләүләре турында язмалар калдырдылар.
Бал кортлары кебек эшләгәч, яшьләр татлы сувенирлар – хуш исле бал белән бүләкләнде.
Барлык яшь парларга озын гаилә тормышы һәм, әлбәттә, теләкләрнең чынга ашуын телибез!