Әлмәт шәһәрендә 500 яшь парның туй көне

2020 елның 16 августы, якшәмбе

Әлмәт шәһәрендә туйлар сезоны дәвам итә. Җәй көне туй иң популяр, чөнки ул күпләрнең балачактан ук яраткан ел фасылы.

Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елының 15 августында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500 нче пар,  Азизов Илдар һәм Янайкина Лилиана никахларын теркәде.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котладылар.

Бер-берегезне яратыгыз, гаилә тормышының кыенлыкларына аңлап карарга тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен, бергә үткәргән һәр көнегез гел шатландырсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International