Икеләтә бәхет

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

 «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 13 августында «Сабантуй» паркында игезәк балалары булган күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар. Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру максатыннан үткәрелде. Әлеге чарага игезәк бала тәрбияләүче 29 күп балалы гаиләләр чакырылган иде.Чара гаиләләр парадыннан башланды. Башта иң кечкенә игезәкләре булган гаиләләр чыкты. Ә иң олыларына быел 18 яшь тула. Гаиләләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов котлады. Ул барысына да бәйрәм котлавын җиткерде һәм районыбызның күпмилләтле булуын, алар арасындагы дуслыкны ассызыклады. Чараның спонсоры - «Әтиләр союзы» җитәкчесе Б.Б. Зыятдинов та җылы сүзләр әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, әтиләрнең мондый чараларда катнашуы аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International