2020 елның 15 август көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Илгиз һәм Гөлия Хасановларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында никахлашкан 100-нче пар булдылар.
Яшь парны әлеге олы вакыйга белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов исеменнән Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Ул гаиләгә иминлек, озын гомерле тормыш теләде һәм «Татарстан АССР» ның 100 еллыгы» истәлекле билгесе, котлау адресы һәм чәчәк тапшырды.