Буада 100 нче пар теркәлде

2020 елның 15 августы, шимбә

Дмитрий һәм Милана Барабановлар ТАССРның 100 еллыгы елында Буа районында теркәлгән йөзенче гаилә булдылар. Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килде. Ул шулай ук аларга истәлекле бүләк тапшырды. Яшь парлар никах теркәү турындагы актка кул куйдылар һәм традиция буенча кул балдаклары белән алмаштылар. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Моисеев яшьләргә тере җыр бүләк итте. Яшьләргә озак елларга мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашу телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International