Чистай Никахлашу сараенда бүген бик үзенчәлекле, зыялы һәм матур пар – Юрченко Галина Сергеевна һәм Леонид Васильевич никахы теркәлде. Чөнки аларга 70 һәм 78 яшь!
2020 елның 18 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы булып узды.
2020 елның 17 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрде.
Чистай ЗАГС бүлеге белгечләре бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Үзәк элеккеге мәдрәсә бинасында урнашкан, ул үз акчасына 1847 елда ишан Мөхәммәдзакир Камалов төзегән һәм 46 ел дәвамында дини фәннәр укыткан. Үз вакытында әлеге мәдрәсәне тәмамлаучылар Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр булган.
Илебезнең дәүләт сәясәте демографик проблеманы, шул исәптән икенче һәм аннан соңгы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән ана (гаилә) капиталы программасы ярдәмендә дә хәл итүгә юнәлдерелгән. Россиядә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаилә күп балалы дип санала.
Бүген, 2020 елның 15 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Мостафиннар гаиләсен уллары туу белән котладылар.
2020 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 700нче бала тууы теркәлде. Яна Эдуардовна һәм Артем Вячеславович Михайловлар беренче тапкыр искиткеч сабыйның әти-әниләре булдылар, алар улларын Тимофей дип атадылар.
2020 елның 15 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 300нче никах теркәлде. Бәхетле пар Александр һәм Татьянага ныклы гаилә учагы, көчле хисләр, бәхетле тормыш телибез.
7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр «Көзге игелек атнасы» акциясе старт алды. Акциядә яшь парлар да катнашты.
2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Бөтен гаилә белән сайлауга!» дигән фотозона оештырылды.