Илебезнең дәүләт сәясәте демографик проблеманы, шул исәптән икенче һәм аннан соңгы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән ана (гаилә) капиталы программасы ярдәмендә дә хәл итүгә юнәлдерелгән. Россиядә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаилә күп балалы дип санала.
Әлбәттә, әгәр дә ул моны эшләргә җыенмаса, хатын-кызны бала табарга мәҗбүр итмәячәк. Әмма икенче яки аннан соңгы бала өчен хәл ителмәгән кешеләрне тизрәк карар кабул итүгә этәрергә мөмкин.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Мондый лаеклы гаиләләрне, нигездә, балаларның туган көннәрен теркәүдә очратып, аларга хөрмәт, соклану сүзләре әйтәсе килә.
Ирле – хатынлы Васильевлар Юрий Владимирович һәм Альбина Федор кызы шундый гаиләләрнең берсе. Гаиләдә барлыгы биш бала тәрбияләнә. Яңа туган кызны Юлия дип атадылар. Өйдә аны түземсезлек белән көтәләр: Владислав, Игорь, Алисә, Дмитрий. Сабыйларда яклаучылар һәм няняклар күп!
Яңа туган кызының әтисенә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләп.