Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә туу турында 700нче акт теркәлде

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 700нче бала тууы теркәлде. Яна Эдуардовна һәм Артем Вячеславович Михайловлар беренче тапкыр искиткеч сабыйның әти-әниләре булдылар, алар улларын Тимофей дип атадылар. Исем борынгы грек теленнән килеп чыккан, «Ходайны зурлаучы» дип тәрҗемә ителә. Әлеге исемне йөртүче гадәттәгечә максатчан, сөйкемле һәм аралашучан була.

ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине бала туу белән котладылар һәм истәлекле бүләк һәм сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар. Кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International