2020 елның 18 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы булып узды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ирина Фомина һәм булачак тормыш иптәше Артем Федосеев үзләренең гаилә берлеген шәхси имзалары белән беркеттеләр.
Коллектив яшь парларны чын күңелдән аларның тормышларындагы истәлекле вакыйга белән тәбрик иттеләр, нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә җылысы теләделәр!