Бүген, 2020 елның 15 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Мостафиннар гаиләсен уллары туу белән котладылар.
Сабый тугач, беренче тапкыр көлгәндә, аның көлүе мең вак кисәкләргә тарала һәм шул көлүдән фәрештә барлыкка килә. Даниярның да шундый фәрештәсе барлыкка килде, бәхетле ата-аналар яңа туган улларын матур исем белән атадылар, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә исем «акыллы»дигәнне аңлата.
Бала туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырганда, ГХАТ идарәсе белгечләре аларга яхшы ата-аналар булырга, үз улларын сакларга һәм яратырга дигән теләкләр теләделәр.