Чистай ЗАГС бүлеге белгечләре бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
Үзәк элеккеге мәдрәсә бинасында урнашкан, ул үз акчасына 1847 елда ишан Мөхәммәдзакир Камалов төзегән һәм 46 ел дәвамында дини фәннәр укыткан. Үз вакытында әлеге мәдрәсәне тәмамлаучылар Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр булган.
«Камалия» балалар үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Үзәктә төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре театр сәнгате, робототехника, IT-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар иҗатының башка юнәлешләре буенча белем ала.
Киңәшмәне ТР Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов үткәрде. Киңәшмәдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова, Чистай муниципаль районы дини һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар җирле үзидарә органнарының, аерым алганда, Чистай ЗАГС бүлегенең «Камалия» балалар-яшүсмерләр үзәге белгечләре, шулай ук башка иҗтимагый һәм дини берләшмәләр вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге, Чистай муниципаль районында никахлашулар санын арттыру, аерылышулар санын киметү буенча чаралар күрү турында фикер алыштылар.