2021 елның 2 гыйнварында Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәгендә ерак эш урынында ГХАТ Идарәсе белгече Ирина Федосеева 1 нче номер астында туу турында акт язуын теркәде.
Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге 2020 елга йомгак ясады. Нинди саннар сөендерде, ә кайсылары борчыды соң?
Узган ел бүлек тарафыннан 685 гражданлык хәле акты теркәлде.
Район буенча барлыгы 111 туу турында акт теркәлгән.
12 ай эчендә районда 111 сабый тууы теркәлгән.
Бүген Арча шәһәреннән Гариповлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Алар ярты гасыр тату гомер кичерәләр, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып баралар.
Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде: 7 малай һәм 11 кыз. Шуларның 6 се гаиләдә беренче бала, 4– икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче, 2- бишенче бала булып туган.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе исеменнән якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!
2020 елның 31 декабрендә Арча шәһәрендә яшәүче Мурысиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше, ул аңлауга, сабырлыкка һәм зирәклеккә, бер-береңне кайгыртуга һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән.
2020 елның 30 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Минис Рәхмәтулла улы һәм Физира Шәйхулла кызы Муллаәхметовларны котладылар. Бүген, 45 ел элек булган кебек үк, алар кулга-кул тотынып тантаналар залына туй маршы һәм туганнарының һәм якыннарының алкышлары астында керделәр. Бу вакыйга истәлегенә аларга сапфир никахын теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырылды.
Денис һәм Кристина үзләрен никахын 2020 елның 30 декабрендә законлаштырарып узып баручы елның соңгы пары булды. Бу вакыйгадан да романтиграк, дулкынландыргыч һәм матуррак бернәрсә дә юк. Традиция буенча, узып баручы елның соңгы пары 2021 елда беренче булып теркәләчәк яшь парларга иң изге теләкләр язылган открытка калдырды.
Нәкъ 50 ел элек Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә үз мөнәсәбәтләрен 1970 елның 30 декабрендә теркәгән Владимир Андрей улы һәм Нина Федор кызы яртыгасыр эчендә үзара ярдәм итү һәм ихтирамның мөһимлеген аңладылар.
ГХАТ Идарәсе коллективы бүген, 30 декабрьдә, узып баручы елның соңгы эш көнендә, традиция буенча Никахлашу сараеның Тантаналы залында җыелды. Төп кунаклар - Кыш Бабай һәм аның оныгы, шулай УК Түбән Кама ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина белгечләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ә аннан соң команданың киләсе елга төп бурычлары билгеләнде.