Түбән Кама муниципаль районында 2021 елда беренче туу турында акт теркәлде

2021 елның 2 гыйнвары, шимбә

         Нинди бәхет – ана булу! Көтеп алынган беренче тавышны ишетергә һәм бу минутларны мәңгегә истә калдырырга!

         2021 елның 2 гыйнварында Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәгендә ерак эш урынында ГХАТ Идарәсе белгече Ирина Федосеева 1 нче номер астында туу турында акт язуын теркәде.

         Бала 2021 елның 1 гыйнварында 14:48 сәгатьтә Алабуга шәһәреннән Зөлкарнеевлар Реган Радик улы һәм Нина Виктор кызы гаиләсендә туды. Әти-әни кызны Алинә исеме белән атадылар. Баланың исеме гарәп теленнән «мәһабәт, игелекле» дип тәрҗемә ителә.

         Яңа 2021 елның беренче көнендәТүбән Кама шәһәрендә 5 бала туды.

         Ә 2021 нче елда Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсенең бердәмдәүләт реестрында теркәлгән беренче булып Андриянова Алисә танылды. Ул - Данил Глеб улы һәм Дарья Вячеслав кызы Андрияновлар гаиләсендә беренче бала.

         Без чын күңелдән сабыйлары туган гаиләләрне яңа ел могҗизасы белән котлыйбыз. Балаларыгыз сезне елмаюлары, кечкенә һәм зур уңышлары һәм нык балалар кочагы белән сөендерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International