Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде: 7 малай һәм 11 кыз. Шуларның 6 се гаиләдә беренче бала, 4– икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче, 2- бишенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Адель, Аяз, Алексей, Арсений, Ильяс, Таһир, Мөхәммәд, Аида, Айлин, Әминә, Валерия, Мәдинә, Мия, Мирослава, Самина, Сәйдә, Ясминә дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь әтигә 22, ә әнигә – 20 яшь, иң өлкән анага 35 һәм иң өлкән әтигә 38 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 25, ә кияүгә 29 яшь, иң олы кияүгә белән кәләшкә – 62 яшь.