Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Пономаревлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Беренче тапкыр үз күзләрен ачып, яңа дөнья күргән сабый шикелле, әлегенә никахларын теркәгән яшь пар өчен дә гаилә дигән матур исем астында яңа дөнья ачыла. Еллар уза, һәм бу яңа дөнья икесенең акрынлап әһәмиятле планеталары һәм кыйммәтләре белән тулылана. Авыр минутларда ярдәм итә белү, юл кую, уртак карарлар кабул итү, гаилә әгъзалары өчен кайгырту һәм җаваплылык хисе-менә гаилә бәхетенең төп серләре.

ГХАТ Идарәсенең бүгенге кунаклары – алтын юбилярлар Пономаревлар нәкъ шулай дип саный. Нәкъ 50 ел элек Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә үз мөнәсәбәтләрен 1970 елның 30 декабрендә теркәгән Владимир Андрей улы һәм Нина Федор кызы яртыгасыр эчендә үзара ярдәм итү һәм ихтирамның мөһимлеген аңладылар.

Пономаревлар гаиләсе-Түбән Каманың чын горурлыгы, чөнки алар «Түбән Кама Нефтехим» нең хезмәт династиясе, аларның гомуми хезмәт стажы – 73 ел. Бүгендә, балалары, оныклары һәм якыннары арасында, әһәмиятле дата белән аларны «Түбән Кама нефть химиясе» стирол һәм полиэфир сумала заводының профсоюз комитеты рәисе Сафин Айнур Ринат улы котлады.

Зал алкышлары астында юбилярларның исемнәре Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде, шуннан соң белгечләр аларга бәхет һәм гаилә иминлеге теләп Мактаулы акт тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International