Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә сапфир юбилярларны котладылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 елның 30 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Минис Рәхмәтулла улы һәм Физира Шәйхулла кызы Муллаәхметовларны котладылар. Бүген, 45 ел элек булган кебек үк, алар кулга-кул тотынып тантаналар залына туй маршы һәм туганнарының һәм якыннарының алкышлары астында керделәр. Бу вакыйга истәлегенә аларга сапфир никахын теркәү турында юбилей таныклыгы тапшырылды.

 Минис Рәхмәтулла улы һәм Физира Шәйхулла кызы Бөгелмә районының Татар Димскәсе авылында туган һәм үскән. Ир белән хатын бер-берсен балачактан белсә дә, чын хисләр соңрак, 1974 елда кабына. Егет Самара өлкәсенең Камышлы районы Кызыл Чишмә станциясенә көчле буранда да сөйгәне белән күрешергә барган. 1975 елның 30 декабрендә Минис һәм Физира никахларын Татарстан АССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында рәсмиләштерәләр.

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырды. Ул юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Юбилярлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үтәргә чакыру алдылар. Бу вакыйга истәлегенә алар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International