Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга нәтиҗәләр ясала. 2020 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 769 акт язмасы төзелгән. 143 сабый тууы теркәлде. Аларның 76сы малай һәм 67се кыз.
2021 елның 28 гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында Чистай шәһәренең «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Тантаналы шартларда Тукмановлар, Бәдретдиновлар, Клементьевлар һәм Недзельскийларны бу истәлекле вакыйга белән котладылар. Һәр парның танышу тарихы-тормыш китабыннан ирле-хатынлы язган кабатланмас сәхифә. Кинәт башланган мәхәббәт бургасы ике язмышны бергә әйләндерде. Шул вакыттан бирле бер – береңә ышаныч үзгәрми кала.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу атнада беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Никольский Артемий Евгений улы белән Анастасия Александр кызы гаиләсендә икеләтә бәхет!
Әле күптән түгел генә Галиәхмәтовлар бергә яшәүләренә 66 ел тулуны билгеләп үттеләр. Ә 26 гыйнвар көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре Сухрау авылына юбилярларны истәлекле вакыйга белән котларга килделәр.
Юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.
26 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Рубис Ганиулла улы һәм Мария Дмитрий кызына Мактаулы акт тапшырдылар һәм аларның исемнәрен Мактау китабына керттеләр.
Мөгаен, күпләр Татьянаның студентлар белән ничек бәйләнүе турында сорау бирәдер.
1755 елда Мәскәү университетын гамәлгә кую турындагы Указга кул куйганнан соң, изге Татьяна студентларның яклаучысы булган икән. Шул вакыттан башлап 25 гыйнварда МДУ үзенең туган көнен билгеләп үтә, ә 2005 елдан бу көн рәсми рәвештә барлык студентларга һәм Татьяналарга багышланган.
Түбән Камада герой-патриотик эш айлыгы башланды. Айлык кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сарае «ДОСААФ» автомәктәбенең курсантлары, шулай ук 2 нче гимназиянең өлкән сыйныф укучыларын төп залда кабул итте. Автоклассларда В категориясенә йөрү буенча белеем алучы укучылар «Гаилә - патриотизм нигезе» темасы буенча «Гаилә белеме» электив курсы дәресендә катнашты.
2021 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50нче бала тууы теркәлде.
Косаревлар – Александр һәм Елена гаиләсендә беренче бала – Анна исемле кыз туды. Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “көч”, “шәфкатьлелек” дигәнне аңлата.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ата-аналарны дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.