2021 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 13 нче Ямашев сайлау округында яшәүчеләр белән очрашуда катнашты.
Үз чыгышында Нигъмәтуллина Г.Р. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә Татарстанның чагыштырмача югары күрсәткечләрен билгеләп үтте. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре дә кузгатылды.