ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2021 ел
җомга

        «Җаваплы ата-ана булу» муниципаль проекты кысаларында булачак әниләр белән «Сонатал» имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә чираттагы очрашу булды.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның гыйнвар аенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә туу турында 75 акт теркәлде, гыйнвар аенда барлыгы 34 малай һәм 41 кыз туды. Беренче бала – 26 гаиләдә, икенче бала – 32 гаиләдә дөньяга килде. 15 гаилә беренче тапкыр күп балалы булды, дүртенче бала ике гаиләдә дөньяга килде.

 2021 елның 4 февралендә Биектау районының Кече Рәс авылында яшәүче Зариповлар Гомәр Шакир улы һәм Илсөяр Галәви кызы 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шул көнне 1971 елда алар үзләренең никахларын Суыксу авыл Советында рәсмиләштерәләр. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

Ринат һәм Ильдария Гомәровалар гаиләсендә матур дата-2021 нче елның 2 нче февралендә җиденче сабыйлары: кызлары Рамина дөньяга аваз салды. 2021 нче елның 4 февралендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 110219160074200012007 номерлы туу турында акт теркәлде. Саба муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе А. И. Шәйхетдинова Гомәровлар гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете, сабыйларына сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә белеме” курсы буенча чара узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Камалиева Чулпан Әнвәр кызы укучылар белән районның  демографик күрсәткечләре, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау кагыйдәләре белән таныштырды.

Баулы районында яшәүче Шамсуллинар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.

Моннан 50 ел элек язмыш Грим Насих улына һәм Әнисә Алтынгарәй кызыга бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре, озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.

2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 никах теркәү турында акт теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында шулай ук 4 никах теркәлде. Иң яшь кияү – 25, иң яшь кәләш-23 яшь. Иң олы кияүнең яше-34, иң олы кәләшнең яше – 40 яшь.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның язылышу тантаналары гыйнварның җидесендә үк башланды. Барлыгы кышның беренче аенда 10 пар язылышкан. Шулай ук гыйнвар ае язылышуга бирелгән гаризалар саны белән гаҗәпләндерде. Мәсәлән, февраль аенда 14 парга тантаналы язылыштыру чарасын үткәрү каралган. Елның иң кыска ае өчен бу биктә сөенечле саннар.

2021 нче елның 2 нче февралендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов, Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында узган шәһәр киңәшмәсендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова 2020 нче ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

        Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коронавирус инфекциясе таралуны, шул исәптән РФ баш дәүләт санитар табибы карары һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән регламентланган сулыш органнары өчен гигиеник битлекләр йөртүне профилактикалау чараларын үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International