Февраль аеның икенче эш атнасында яңа туган балалар саны да артты. Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан 43 сабый бала теркәлде: 21 малай һәм 22 кыз.
Айдар, Самир, Дмитрий, Сафия, Мия, Әминә исемнәре үз популярлыгын югалтмый. Бу атнаның сирәк исемнәр: Динат, Серян, Алан, Нелина, Ильназа, Сумая аталды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне котлап сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Йортларыгызда кояшлы, якты көннәр күп булсын!