Мәхәббәтне төрлечә күрсәтергә була

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Табиб Гэри Чепмен раслаганча, биш мәхәббәт теле бар: мактау сүзләре, вакыт, бүләкләр, ярдәм итү һәм кагылулар.

Бүген, 16 февраль көнне, «Казан» гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе» нең чираттагы дәресе узды.

Ни өчен ике яраткан кешегә кайчак үзара аңлашу булдырырга бик авыр? Китап авторы фикеренчә, без якыннарыбыз белән төрле телләрдә сөйләшәбез. Яратучылар/гашыйклар үз юлдашының төп мәхәббәт телен билгеләгәч һәм шул телдә сөйләшергә өйрәнгәч кенә тулы мәхәббәт ачкычын таба алачаклар.

Әлеге биш телне белү парларга чын-чынлап бер-берсенә карата булган мәхәббәтне тоярга ярдәм итәчәк. Яратып һәм яратылып яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International