Юбиляр гайләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тәбрикләделәр.
Яшьләр егетнең отпускасы вакытында танышалар. Уртак танышларының бәйрәм кичендә берсе баскычтан менеп, берсе төшеп барганда күзләре очраша. Бер күрүдә гашыйк булу шушыдыр ул, дип уйлап куя шул чакта Иван. Кияү Кытайга китә, кәләш Соколкада кала. Ике ел хат алышканнан соң, Иван армиядән кайткач яшьләр туй уздыралар. Бүгенге көнгә кадәр бик тату һәм матур торалар. Өч бала тәрбиләп үстерәрләр. Алты онык, тугыз оныкчык турында зур сөенеч һәсм горурлык белән сойлиләр.
Юбилярларга Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Муса Хуҗаҗанов юбилярлар лентасын кидертте, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Шулай ук Гараниннар ГХАТ бүлегендә сакланучы истәлекле Юбилярлар китабына кул куйдылар.