Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре 98 нче «Калейдоскоп» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрделәр

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

         2021 елның 16 февраль көнендә Халыкара туган тел көне алдыннан ерак урманнан Топтыжка ГХАТ Идарәсе белгечләре белән бергә №99нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында булды.

         «Минем гаиләмнең бәхетле агачы» темасына дәрес барышында әкияти кунак балаларга җирдә беренче гаиләләрнең ничек барлыкка килүе, ә иң мөһиме  – генеалогик агачның ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

         Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр зур теләк белән «гаилә» зарядкасы ясадылар, барлык сорауларга җавап бирделәр һәм үзләренең зур һәм тату гаиләләре турында сөйләделәр.

         Узганнан башка кешенең киләчәге юк. Шуңа күрә балаларның кечкенәдән дәү әти-әниләренең кадерен белүе бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International