Арча муниципаль районының Үрнәк поселогыннан Мөдәрис Гомәр улы һәм Кафия Сибгат кызы Габдрахмановлар гаиләләренең зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үтәләр. Һәркемгә дә җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу бирелмәгән. Бары мәхәббәт, тугрылык, ир белән хатынның бер берсенә булган хөрмәте бу матур датага ирешергә ярдәм итә.
Авыл җирлеге башлыгы Габделхаков В.Р. юбилярларны өйләренә барып котлады. Ул Мөдәрис Гомәр улы белән Кафия Сибгат кызына район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау адресы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлыйбыз!