ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Кеше туу-табигатьнең иң серле һәм матур табышмакларының берсе. Бала туа – дөнья яңадан саф сулыш белән тула. Ә бала тугач, гаилә дәүләт ярдәменә хокуклы - бу ана капиталы алу.

2021 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Алексеевна Сагидуллина һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Рафаил улы Фәттахов тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшырдылар .

ГХАТ идарәсе коллективы һәм Түбән Кама шәһәре өчен бу ел үзенчәлекле. Юбилей кичәсе Шәһәрнең 55 еллыгы якынлашкан саен, аны хөрмәтләүгә әзерлек активрак бара. Үз вакытында Түбән Кама никахлашу сарае коллективы «Безнең шәһәр урамнары» дигән масштаблы мәдәни-тарихи программада катнашты һәм «Яшьлегем урамы» дигән актуаль проект эшләде.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 10 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.

9 август көнне Гилязов Асфер Фәрид улы һәм Эльвира Валерий кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Айлина исеме кушылды. Айлин туу белән Гилязовлар гаиләсе күп балалы булды.

2021 елның 10 август аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 12 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Горнаков Кирилл Игорь улы һәм Карина Александр кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга Анна һәм Матвей, исемнәре кушылды.

2021 елның 10 августында, Шәһәр көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның тантаналы шартларында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев 33 яшь гражданына паспорт тапшырды.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Гаиләдә инде 3 улы бар-Адель, Данир һәм Әмир. Июль ахырында тагын бер малай - Тимур дөньяга килде. Алар барысы да бик игелекле һәм кайгыртучан, каратэ буенча сары поясы булган, 11 кубок һәм медаль яулаган өлкәненә охшаш булырга омтыла.

Чарада ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова катнашты. Катнашучылар арасында Сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, социаль яклау, торак, ГХАТ, полиция бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта уку йортлары вәкилләре бар иде.


8
август, 2021 ел
якшәмбе

2021 нче елның 7 нче августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рушан һәм Айгөл Сафиуллинарның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.


7
август, 2021 ел
шимбә

Безнең яшь парларның кунаклары шаккатырудан туктамый! Чыннан да, безнең Яр Чаллы шәһәре заманча, креатив һәм позитив кешеләр белән тулы! Ә никахны теркәү, туй - ул ирекле фантазияга ирешэ торган урын һәм вакыт!

2021 нче елның 7 нче августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен "сорау-җавап" форматында атна саен үткәрелә торган консультация булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International