Күп кенә яшь парлар туй көненең иң дулкынландыргычы булуы белән килешәләр. Күптән уйланылган кебек тоелса да, тантана якынрак булган саен, сораулар күбрәк туа.
26.08.2021 Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә теркәлүне планлаштыручы парларга гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр. Булачак яшь парларның үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге булды.