Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булып узды.

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Без Татарстан Республикасы көненә һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган "Кечкенә бөртектән" дигән чаралар циклын дәвам итәбез. Бүген Никахлашу сарае шәһәребезнең яшь вәкилләре өчен үз ишекләрен ачты.

         25 август көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең төп залында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сәламләү сүзе белән чарага старт бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бу бик мөһим вакыйга, балалар бу көнне гомер буе искә алачак.

         ГХАТ идарәсе белгечләре Татарстан тарихын белүгә багышланган викторина үткәрделәр. Барлык укучылар да бу биремне бик яхшы башкардылар.

         14 яшьлек егет һәм кызларга паспортлар тапшыру өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Евгения Давыдова килде. Ул һәр катнашучыны шәхсән үзе котлады.

         Шәһәр яшьләренең мондый әһәмиятле вакыйгаларга ничек карауларын күзәтүе куанычлы. Мәсәлән, Максим Авдоян хәтта култык таягы да комачауламаган. Аның тантаналы чарада катнашу омтылышы безне бик шатландырды.  

         Тантана ахырында Түбән Кама муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча идарәсеннән бүләк булды. Балалар паспорт өчен махсус тышлыклар алдылар.

         Котлыйбыз! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, кыюлык, тәвәккәллек, һәр эштә үз-үзеңә ышаныч һәм лаеклы күрсәтү телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International