2021 елның 24 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче сабый тууы теркәлде. Ева Апаков Денис Виктор улы белән Елена Александр кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
ГХАТ бүлеге белгече бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап, баланың тормышындагы беренче һәм иң төп документ-туу турында таныклык белән котлау открыткасы тапшырды.
Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!