Август аенда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында 100 акт теркәлде. Юбилей баласы булып Арина исемендәге кыз теркәлде. Бәхетле ата-аналар Тимур Ильясович һәм Елена Владимировна кызларын яратып Ариша дип атыйлар, ул гаиләдә өченче бала булып туды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе әти-әниләрне кызлары туу белән җылы котлады. Бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау адресы тапшырылды.