Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Ямалетдиновлар гаиләсенең көмеш юбилее узды.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы көне һәм Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Кечкенә бөртектән” дип исемләнгән чаралар циклы старт ала. Әлеге ике истәлекле датага багышланган беренче вакыйга – Ямалетдиновлар гаиләсенең көмеш юбилее.  

         25 ел дәвамында Радик Рәҗәп улы һәм Алсу Искәндәр кызы үзләренең мәхәббәтләрен һәм бер-берсенә тугрылыкларын раслыйлар. Алар берничә дистә ел бәхетле яшиләр һәм үзләренең чын мәхәббәт үрнәкләре белән һәр яңа көндә, мәхәббәтнең өч елдан күбрәк яшәвен, ә никахның көчәюен раслыйлар.        Кайгыртучанлык белән әйләнгән гаиләдә ике гүзәл кызлары –Ләйсән һәм Регина үсеп килә. Алар бүгенге көндә дә алар өчен горурлык һәм терәк булып торалар. 

         2021 нче елның 24 нче августында ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга Мактаулы акт һәм татар милли ашлары рецептлары язылган истәлекле китап тапшырдылар. Традиция буенча аларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International