ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Татар Кандызы авылыннан Илшат һәм Раушания Хәлиуллиннар да бар иде.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

 15 сентябрь көнне кызлары туган Сәлахетдиновлар гаиләсе безнең белән бәхетен уртаклашты.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың тантаналы кабул итүе узды. Туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып тәрбияләгән үрнәк Татарстан гаиләләре вәкилләрен хөрмәтләү инде традициягә әверелде.

2021 елның 15 сентябрендә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү мәҗлесе узачак.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 14 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу бик сирәк бәхет - ул табигать бүләге һәм ата-аналарга гына түгел. Миронов Игорь Александр улы белән Елена Николай гаиләсендә-Марья һәм Дарья, ә Ризванов Марат Әсгать улы һәм Лилия Камил кызы гаиләсендә-Риналь һәм Амилия исемле сабыйлар дөньяга килгән.

2021 елның 14 сентябрендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2021 ел башыннан бирле туган 4нче пар игезәк балалар теркәлде. Нагорновлар – Максим Александрович һәм Юлия Андреевна гаиләсендә ике кыз – Александра һәм София дөньяга килде.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

13 сентябрь көнне ГХАТ Идарәсендә “Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең” беренче курс укучылары өчен «Гаилә белеме» электрон курсы буенча «Барысы да гаиләдән башлана» дигән темага дәрес узды.


12
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1450 бала туу теркәлде, шуларның 728е малай, 722се кыз.


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 11 сентябрендә Фирдинат Госман улы һәм Рәфига Баһман кызы Хәбриевлар гаиләсе рубин туйларын билгеләп үттеләр. Менә инде 40 ел дәвамында алар кулга-кул тотынып, бер-берсе турында кайгырттылар, тормыш киртәләрен һәм юлдагы очраган каршылыкларны җиңеп чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International