2021 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котлау тантанасы узды. Закировлар гаиләсе 50 ел бергә тату гомер кичерәләр. Илнат Гаян улы һәм зөбәрҗәт Нигъмәтҗан кызы карьера төзеп, лаеклы ялга чыктылар. Закировлар гаиләсе менә дигән гаилә – 3 уңышлы ул, 4 яраткан онык, искиткеч йорт. Балаларын көчле, акыллы һәм уңышлы итеп күрү, шулай ук үз бәйрәмендә рәхмәт, хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләрен ишетү-иң зур бәхет. «Әти-әнием минем өчен ир-ат һәм хатын-кыз идеалы, алар изге кешеләр!» Закировларның кече улы шундый сүзләр әйтте. Менә бу-гаилә бәхете!