Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды.

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Туй-гашыйклар тормышында иң  дулкынландыргыч һәм матур көн. Әгәр дә булачак яшь парлар туй тантанасын матур үтүен теләсә ГХАТ идарәсе үткәргән туй алды консультациясенә килергә киңәш итәбез.

   Һәр шимбә көнне 13.00 сәгатьтә Түбән Кама никахлашу Сараенда ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парларның барлык сорауларына да җавап бирәләр.

  Шулай итеп, бүген, 25 сентябрь көнне, Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең төп залында тантаналар бүлеге белгече Имамиева Альмира кияүләргә һәм кәләшләргә никах теркәүнең барлык мөһим мизгелләре турында сөйләде. Ә очрашу ахырында булачак яшь парларның бер пары үрнәгендә тантананың ничек узачагын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International