23 нче сентябрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Уртак уйлар, омтылышлар, өметләр һәм хыяллар 50 һәм 60 ел элек тантана сәбәпчеләрен берләштерде.

Юбилярларны «Казан» гаилә үзәгендә чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ольга Николаева котлады. Бинаның алтын залында 12 гаилә парына акчалата бүләкләр, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның котлау адреслары һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән чәчәкләр тапшырылды. Юбилярларны котларга шулай ук «Автоградбанк» вәкилләре дә кушылды.

Казан шәһәренең 135 нче мәктәбенең «Планета Дэнс» бал биюләре коллективы солистлары Сираҗетдинова Аделина һәм Валеев Раян юбилярлар өчен матур бал биюен башкардылар.

Юбилярлар бай тормыш тәҗрибәсе, балалары һәм оныклары турында горурланып сөйләделәр, ә Чара ахырында шундый ук составта алдагы унъеллык юбилейларын билгеләп үтү теләге белән вальста әйләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International