2021 елның 24 сентяберь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде. 10 сентябрь көнне Ахмеров Ильяс Наил улы һәм Шарипова Индира Рафикъ кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Имран исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әти-әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырдылар. Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!