Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда әрмән туе

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе никахлашу тантаналары белән бергә милли гореф-гадәтләр элементлары белән таныштыруны дәвам итә.

2021 елның 24 сентябрендә Тантаналар сараенда Абелян Рафаэль һәм Абгарян Шогик үзләренең гаилә берлеген теркәделәр. Яшь парларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Зарипова Равилә Гыйльметдин кызы котлады.

Тантананы әрмән җәмгыяте солисткасы Аревик Петросян "Узундара" милли фольклор биюе белән бизәде.

Яшь парларга озын гомер, үз халкының гореф-гадәтләрен саклап калуларын, бер-берләрен куандыруларын телибез.

Традицияләрне саклап, без киләчәк төзибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International